Махсус хәрби операция
19 февраль 2025, 11:43

Посылкаларда - туган як җылысы

144нче гуманитар конвой фронтка юл алды. 

Республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Башкортстаннан үз теләкләре белән МХОга китүчеләр һәм мобилизацияләнүчеләр өчен чираттагы 144 гуманитар конвой җибәрелде.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов йөк төялгән конвойларны оештыруда һәм озатып йөрүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

– Без даими рәвештә иң кирәкле әйберләрне җибәрәбез, гуманитар ярдәм күрсәтәбез, социаль-көнкүреш мәсьәләләрен оператив хәл итәбез һәм алга таба да бу беренчел бурычны үтәячәкбез. Йөкле конвойларны оештыруда һәм озатып йөрүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәм. Без бергәләп җиңүебезне якынайтабыз, – диде Ирек Сәгыйтов.

“Бердәм Русия” төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов посылкаларның Башкортстанда яшәүчеләр, Миңнегали Шәйморатов исемендәге штаб волонтерлары, иҗтимагый оешмалар һәм предприятиеләр тарафыннан җыелуын билгеләп үтте.

–Ватанны саклаучылар көне алдыннан сугышчыларыбызга өйләреннән җылы сәлам тапшырабыз. Посылкаларда барлык кирәкле әйберләр бар, ә иң мөһиме – бүген илебез сагында торучыларга ихлас ярдәм һәм рәхмәт сүзләре, – дип билгеләп үтте ул.

Йөк махсус хәрби операциядә катнашучы 20 хәрби подразделениегә билгеләнгән. Аңа 19 автомобиль, чылбырлы күп максатлы транспортер-тягач, 105 кубометр агач материалы, 700 FPV-Дрон, 2 квадроцикл, мотоцикл, 5 мобиль мунча, маскировка челтәрләре, бензопычкылар, генераторлар, автомобильләр өчен запас частьлар, окоп шәмнәре, буржуйка мичләре, газ баллоннары, төзелеш инструментлары һәм материаллар, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек, медикаментлар һәм туганнарыннан посылкалар кергән. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас