"Псих" позывнойлы "Центр" гаскәрләре төркеменең дроннар операторы ВСУ солдатын жәлләгән. Моның сәбәбе - украин сугышчысының чукынуы. Дошман солдатын коткару объектив контроль камерасына эләккән һәм бу видео интернетта таралган.
Кадрларда украин сугышчысы гомеренең соңгы булырдай минутлары тасвирланган. Лента.ру мәгълүматы буенча, "Струна" батальоны хәрбие яраланган дошманга БПЛАдан боеприпас төшерергә һәм аны юк итәргә җыенган. Русия дроны бер боеприпас төшергәч, сугышчы, тезләнеп чукына, укына башлаган. Бу кадрлар РФ солдатының йөрәгенә үтеп кергән, күрәсең, һәм ул дошман гомерен саклап калырга уйлаган.
"Отважный"лар аның гомерен кыймаган һәм разведка дроны ярдәмендә үз позицияләренә алып чыккан", - дип яза "Работайте, братья!" Телеграм-каналы. Ярлыканган солдат ВСУның 155нче аерым механизацияләнгән бригадасында хезмәт иткән, диелә.
Чыганак: lenta.ru