"Защитник"ка югары бәя

Дмитрий Медведев контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу үзәгенең эшен югары бәяләде.

 

 

24 декабрьдә Уфада Русия Федерациясе Иминлек Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Русия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведев, ил Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Защитник” контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнарны сайлап алу үзәгендә булдылар.

Үзәкне 2024 елның октябрендә булдырдылар. Биредә хәрби хезмәт узуга кандидатларга медицина тикшерүен узудан алып контрактларны рәсмиләштерүгә кадәр хезмәтләр күрсәтелә. Булачак хәрбиләргә уңайлы булсын өчен өч тапкыр туклану оештырылган, яшәү урыннары бирелә һәм спорт-ял итү эшчәнлеге өчен шартлар тудырылган.

Дмитрий Медведевка, Игорь Комаровка һәм Радий Хәбировка кандидатларны теркәү уза торган биналарны күрсәттеләр. Үзәктә контрактчыларга төбәк түләүләрен рәсмиләштерү белән дә шөгыльләнәләр.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең республика чаралары, Башкортстан сугышчылары турында сөйләде.

– Безнең республикада 12 Русия Герое – махсус хәрби операциядә катнашучы. Аларның кайберләре бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Алар – төрле милләт вәкилләре. Без аларның батырлыклары белән горурланабыз. Үзебезнең хәрби-патриотик паркыбыз “Патриот”ны сугышчыларның берсе – Максим Серафимов хөрмәтенә атадык, – диде Радий Фәрит улы.

 
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас