Барлык яңалыклар

Башкортстанда отпусктан соң бер төркем яугирләрне алгы сызыкка озаттылар

Махсус хәрби операция зонасына үзәкләштерелгән озату тантанасы «Уфа-Арена» спорт комплексы каршындагы мәйданда узды.  

Башкортстанда отпусктан соң бер төркем яугирләрне алгы сызыкка озаттылар
Башкортстанда отпусктан соң бер төркем яугирләрне алгы сызыкка озаттылар

Хәрби хезмәт урынына мобилизацияләнгәннәрдән 149 кеше китте. Алар арасынннан 75 яугир Уфадан чыгып киткән, калганнары Октябрьск шәһәрендә төркемгә кушылачак.

 

Сугышчыларны озатырга БР Хәрби комиссариатының хәрби-патриотик эш буенча бүлек начальнигы, подполковник Альберт Гыйльманов һәм Уфаның Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Солтан Бадыйков килде. Алар дөнья тынычлыгы, ил иминлеге өчен көрәштә булганнарга исән-имин, дошманны җиңеп кайтуларын теләделәр.

 

— Миңа республикабыз җитәкчелеге исеменнән Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерергә һәм махсус хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз өчен баш ияргә рөхсәт итегез. Сез барыгыз да батыр сугышчылар, һәм без барыбыз да Сезнең белән горурланабыз-якташларыгыз, туганнарыгыз, апа-сеңелләрегез, балаларыгыз, оныкларыгыз, хатыннарыгыз, әниләрегез һәм әтиләрегез. Чөнки сез хәзер кыска вакытлы яллардан соң тагын авыррак булган җиргә, илебезнең язмышы хәл ителә торган җиргә кайтасыз. Республика, үз чиратында, Сезнең гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли, — диде Альберт Гыйльманов.

 

Комиссариат вәкиле дә солдатларга бурычларын үтәүләрен һәм исән-сау өйләренә кайтуларын теләде.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Сергей СЛОВОХОТОВ фотосы.

Башкортстанда отпусктан соң бер төркем яугирләрне алгы сызыкка озаттылар
Башкортстанда отпусктан соң бер төркем яугирләрне алгы сызыкка озаттылар
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: