Искәртәбез, махсус хәрби операция кысаларында булдырылган «Рекрут» уникаль проектының инициаторы - республиканың ДОСААФ, ә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативаны хуплады. Программа кысаларында иреклеләргә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә ярдәм итүче волонтерлар 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 22 октябрьдә 1040 гариза бирүчегә 50 мең сум түләнгән булса, 31 октябрьдә — инде 1287 активистка.
«Рекрут» программасында катнашу өчен, 18 яшьтән өлкәнрәк волонтер теләгән кешене РФ Оборона министрлыгы белән контракт буенча хәрби хезмәткә җәлеп итәргә тиеш. Активист һәм потенциаль кандидатның җирле ДОСААФ һәм военкомат бүлегенә бергә килүе зарур. Солдат медицина комиссиясен узып, хезмәткә китү белән, волонтер тиешле премияне алачак.
Тулырак мәгълүмат алу өчен Башкортстанның ситуация үзәгенә 122 яки +7 (347) 218-19-19 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Русия Президенты Путин яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләүне 400 мең сумга кадәр арттыру турындагы Указга кул куйган иде. Башкортстаннан һәм муниципалитетлардан түләүләр күләмен исәпкә алып, төбәктә контракт төзүчеләр бер мәртәбә 1 205 000 сумга кадәр алачак, аннары айлык хезмәт хакы 210 мең сумнан булачак. Ә аларның гаиләләренә 40тан артык ташлама каралган.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: "Башинформ", Эдуард Кускарбәков.