— "Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының Башкортстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе, БР Дәүләт Җыены – Корылтае депутаты Гөлнур Кулсарина белән очрашу уздырдык. МХО яугирләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштыру һәм социаль адаптацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
"Ватанны саклаучылар" фондының җирле бүлеге һәм М.Шәйморатов исемендәге Волонтерлар штабы белән берлектә без алгы сызыктагы якташларыбызга тиешле ярдәм күрсәтәбез, гуманитар ярдәм булдырабыз, хәзерге вакытта 28нче гумконвойны җибәрергә әзерләнәбез. Мәгариф учреждениеләрендә балалар белән патриотик әңгәмәләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар үткәрелә. Безнең геройлар үрнәгендә үсеп килүче буынны патриотлар итеп тәрбиялибез.
Җиңү паркында һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре һәм сугышчан туганлык вәкилләре белән бергә, сугыш кырларында һәлак булганнарның барысына да хөрмәт йөзеннән, мәңгелек утка чәчәкләр салу оештырылды. Батыр сакчыларыбыз белән горурланабыз, аларга һәрвакыт ярдәм итәчәкбез һәм Җиңүне якынайту өчен барысын да эшләячәкбез, — дип яза социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалиев сәхифәсеннән.