Әлеге эшне Күмертау шәһәренең татарлар конгрессының актив әгъзасы Лиана Рәшитова оештырган. Аның бертуган абыйсы махсус хәрби операция зонасында 2022 елның языннан бирле. Лианага бу игелекле эштә әти-әниләре, туган авылында яшәүче апалы-сеңелле Әхмәтовлар да булышкан.
Акча җыюда 118 кеше катнашкан. Тулаеү алганда 194000 сум акча җыела. Ике БПЛА детекторы сатып алынган. МХО яугирләренә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә, аны БПЛА детекторлары белән бергә улы хәбәрсез югалган Николай С. алып барачак. Әтисе улын агымдагы елның алып языннан эзли, берничә тапкыр үзе гуманитар конвой белән МХО зонасында булган. Ул газиз улын табу өметен өзми, өенә исән-имин кайтачагына ышана.
Без көтәбез! Без өметләнәбез! Без ышанабыз!
Безнең ярдәмебез йөрәктән килә: үзебезнекеләр өчен!
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: "Башинформ", Эдуард Кускарбәков.