Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
27 октябрь 2024, 09:58

Уфада Идел буе федераль округы форумы үтте

Ватан яугирләре гаиләләре комитетының төбәк штаблары җитәкчеләре һәм активистлары 26 октябрьдә Уфада Идел буе федераль округы форумы кысаларында җыелды. Алар иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклаштылар һәм алдагы максатлар турында фикер алыштылар.      

Уфада Идел буе федераль округы форумы үтте
Уфада Идел буе федераль округы форумы үтте

Форумда катнашучыларны Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ирек Сәгыйтов сәламләде:

"Башкортстанда махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән эш барлык юнәлешләр буенча оештырылган. Аңа хакимият органнары, профильле ведомстволар, муниципаль берәмлекләр администрацияләре җәлеп ителгән, ярдәм күрсәтү алгоритмнары төзелгән. Ил иминлеген, дөнья тынычлыгын яклаучы ир-егетләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү — безнең эшнең өстенлеге, бурычы. Без махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре мәсьәләләрен хәл итүне даими контрольдә тотабыз. Без Ватан сакчылары гаиләләре комитетының эшен югары бәялибез: бүген без бергәләп ата-бабаларыбыз батырлыгын кабатларга һәм Бөек җиңүгә ирешергә тиешбез".

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Хөкүмәте рәсми порталы.

Уфада Идел буе федераль округы форумы үтте
Уфада Идел буе федераль округы форумы үтте
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: