— Дөнья тыныч түгел. Яу кырларында безнең тынычлыгыбызны саклап, туган ил иминлеге өчен көрәшеп йөргән яугирләребез алдында баш иясебез килә. Бик авыр, аз булса да ярдәмебез тисен өчен маскировка челтәрләре үрәбез. Менә бер якташыбыз махсус хәрби операциягә танклар өчен 6, 12 метрлы челтәрләр алып китте. Ул авылдашыбызның авылдагы йорты да ташландык хәлдә. Безнең янда мәдәният йортына килеп, без үргәндә, хәтта ятып торды. Туган авылда шулкадәр рәхәт, ди. Зәлифә Ибашева, Язилә Абкаирова һәм аның кызы Розалия Ахуновалар белән бергәләп хәтта төнге 3 сәгатькә кадәр үреп яугиребезгә алып китәргә челтәр өлгертергә тырыштык. Догалар укыдык. Шуннан соң ул якташыбызга тормыш иптәшем полиэтилен мешоклар, ничә тартма кадак, гаиләбез исеменнән тагы да бик күп әйберләр, күчтәнәчләр җибәрдек. "Бердәм Русия"нең Кушнаренко бүлекчәсеннән дә ярдәм сорадык батыр авылдашыбызга һәм бер тартма сый бирделәр. Үземнең хисаптан озаттык, 12 мең чамасы таксига да түләнде. Иң мөһиме барлык ир-егетләр исән-имин, сау кайтсыннар.
МХОдагы якташлар белән аралашып, хәбәрләшеп торабыз даими рәвештә. Алар әйтүенчә дә иң кирәклесе аларга — маскировкалар, җылы кием-салым, шәмнәр. Без кыш көне 600 чамасы җибәрдек аны. Аның өчен бит әле ифрат күп күләмдә парафин да кирәк. Барысы да үземнең кул аша үтте инде. Якташыбыз Ришат абый Газизов, имам-хатыйбыбыз Фәнүз хәзрәт Зарипов, Тазих абыйлар, Айрат Әминовлар һәм авылның яшьләре, хезмәткә чакырылучылар да булыштылар, — дип сөйләде Рида ханым.
Афәрин, кушнаренколылар!
Юлай НИЗАЕВ.