Озатуда Русия Оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева катнашты.
Алар машина йөртүчеләр белән аралаштылар, имин юл теләделәр. Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы билгеләп үткәнчә, күп кенә шофёрлар махсус операция зонасына берничә дистә тапкыр барган. Аларга генерал Шайморатов медальләрен тапшыралар.
136 гумконвойдан республика Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Белгород һәм Курск өлкәләрендә яшәүчеләр өчен 40 автоколонна җибәрелгән.
Җибәрелгән сәнәгать товарларының массасы 25 тоннадан артык массаны тәшкил итте. Башкортстан ярдәме белән Луганскның Красный Луч шәһәрендә генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемен йөртүче 22нче Петров мәктәбе торгызылды, мәктәпне ремонтлау һәм торгызу өчен 850 тоннадан артык төзелеш материаллары җибәрелде. Ә балаларны дәреслекләр, мебель һәм парталар белән тәэмин итү өчен 5 тоннадан күбрәк мәктәп товары җибәрелде. Шулай ук Красный Луч шәһәре халкына 190 тоннадан артык азык-төлек җибәрелгән.
Хәрби хезмәткәрләр өчен гумконвой йөкләре муниципалитетлар, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр һәм битараф булмаган гражданнар актив катнашында формалаштырылды. Республика районнарында яшәүчеләр маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре ясыйлар, җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр, посылкаларда хуҗалык-көнкүреш кирәк-яраклары, хатлар җибәрәләр.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Олег Яровиков фотолары.