“Алтай” иң башта Чиләбедә, аннан соң Уфада хезмәт иткән, Русия Федераль җәза башкару хезмәтендә подполковник дәрәҗәсенә тиклем үрләп, хаклы ялга чыккан.
Алга таба Мәләвездәге заводта җаваплы вазифада эшли.
Мобилизация башлану белән, аны Казандагы хәрби әзерлек үтәргә җибәрәләр. Өлкән лейтенант званиесендә штурмлаучылар ротасы командиры итеп тәгаенләнә. Луганск, Авдеевка буйларында барган яуларда катнаша.
— Курку тойгысы һәркемдә бар, һәркемнең яшисе килә. Шуңа да, иң мөһиме, дошманның көчен дөрес бәяләргә кирәк, —ди “Алтай”.
Яуларның берсендә каты яраланган “Алтай”ны иптәшләре алгы сызыктан алып чыга, беренче ярдәм күрсәтә. Төрле госпитальләрдә дәваланган баһадир әле туган каласы Мәләвездә сәламәтлеген ныгыта, тренажерларда шөгыльләнә. Ярдәмнән өзмәгән өчен, Янгантау шифаханәсенә юллама алып биргәннәре өчен “Ватанны саклаучылар” фонды филиалына, кайчандыр бергә укыган сабакташларына, инвалидлар оешмасы рәисе Ринат Дәүләтшинга, тормыш иптәше Светланага рәхмәтле ул. Казан шәһәреннән Әлфия апасы энекәшенең хәлен белергә килеп тә җиткән. Бер-береңә терәк булырлык якыннарың булганда, тән, җан яралары да тиз арада төзәлер. Имин булсын туган җир!
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.