Барлык яңалыклар
Мобилизация
8 октябрь , 14:17

Иркәдән өметле хәбәрләр бар

Ниләр күрми адәм баласы?

Иркәдән өметле хәбәрләр бар
Иркәдән өметле хәбәрләр бар

Ниләр күрми адәм баласы?

 

Җырчы Иркәнең ире Артур, каты яраланып, Санкт-Петербург шәһәрендәге хәрби госпитальдә дәвалана. Бу хакта җырчы җәй уртасында хәбәр иткән иде. Ул иренә катлаулы операция ясаячаклары хакында сөйләде. Шуннан бирле Иркәнең Артур турында бер дә яңалыклар җиткергәне булмады. Социаль челтәрләрдәге дуслары да җырчыдан Артур турында гел сорашып тордылар, ул аларның барысын да җавапсыз калдыра килде.

Ниһаять, җырчы үзенең «ВКонтакте»дагы төркемендә Артурның хәле алга таба баруын әйткән. «Ирегезнең сәламәтлеге ничек?» – дип сораган бер язылучысына ул: «Аллаһка шөкер, барысы да яхшы», – дип җавап кайтарган.

Дуслары Иркәгә Артур өчен бик шат булуларын яза, аның тизрәк савыгып, гаиләсенә янына кайтуын тели.

 Без дә Иркәгә дә, Артурга да бу сынауларны җиңеп чыгуларын телибез. Аллаһны зурлап, ул кушканнарны үтәп яшәүче бу гаиләгә тигез гомер телибез. Мондый сынауларга дучар булган һәркемгә сабырлык, кайсы очрактада яшәүгә тормышка өметләрен саклап калуларын телибез.

Чыганак һәм фото: Интертат.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: