Күптән түгел Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин кыска вакытлы ялга кайтучылар белән очрашты. Табиб, фельдшер, шәфкать туташы, санитар һәм машина йөртүче махсус операция зонасында Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасы составында хезмәт итәләр.
«Ай» (Луна) позывнойлы яшь кыз махсус хәрби операция зонасында инде ике ел эшли. Башта эш сәфәренә барып кайткан, ә кайткач, Оборона министрлыгы белән контракт төзергә булган.
“Безнең госпиталь – яралы сугышчылар өчен. Эш күп, әмма өлгерәбез, тырышабыз. Иң куркыныч мизгелләрне күңелемнең ераграк почмагында калдырырга тырышам. Ә пациент терелүгә барганда зур шатлык кичерәбез. Уңай динамиканы күзәтәсең, аның тормыш тарихын тыңлыйсың –һәм күңел җылылык белән тула. Кеше исән, ә яралар – төзәлә торган эш”, — ди ул.
Батырларыбызны җиңү белән көтәбез!