Барлык яңалыклар
10
Махсус хәрби операция
13 сентябрь 2024, 11:40

Яугиргә ветеран таныклыгы бирелде

Данил Антипинга сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы тапшырылды.

“Ватанны саклаучылар” фондының Башкортостан Республикасындагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина «Вагнер» шәхси хәрби компаниясендә хезмәт иткән Данил Антипинга сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгын тапшырды.

Хәзер ветеран законда каралган ташламалардан файдалана ала. Барлык мәсьәләләр буенча Фонд филиалы аңа кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер. Яугир фонд филиалы хезмәткәрләренә документларны рәсмиләштерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалы ЧВК хезмәткәрләренә ветеран таныклыгын рәсмиләштерүдә ярдәм итү эшен дәвам итә. Төбәк филиаллар тарафыннан документлар эшләнеп Русия Федерациясе Оборона министрлыгы комиссиясе карамагына җибәрелә.

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: