Барлык яңалыклар
Мобилизация
24 август , 07:15

Уфа районы хакимияте башлыгына СВО яугире: "Сездән өй исе килә"

Башкортстаннан махсус хәрби операцияcендә катнашкан якташларга ярдәм күрсәтүләр дәвам итә.

Уфа районы хакимияте башлыгына СВО яугире: "Сездән өй исе килә"
Уфа районы хакимияте башлыгына СВО яугире: "Сездән өй исе килә"

Уфа районы башлыгы Николай Ельников хакимиятне узган елның маеннан бирле җитәкли. Бер елдан артыграк вакыт эчендә ул команда белән дүрт тапкыр махсус операцияләр зонасына гуманитар ярдәм илткән. Шул исәптән безнең республика шефлык иткән Кызыл нурда да булды, анда җирле укучылар өчен олимпиада, ә өлкәннәр өчен иң яхшы табиблардан медосмотрлар оештырылды.
 - Егетләрнең үтенечләрен, һичшиксез, игътибар белән тыңлыйм, Уфа районының, конкрет авыл Советларының ничек яшәве, ниләр эшләнүе турында сөйлим. Кагыйдәгә керде – туганнарының барлык көнкүреш проблемаларын оператив хәл итү өчен солдатларыбызга үземнең телефон номерымны калдырам. Яугирләребезгә өйләрендә барысы да тыныч булуы мөһим. Бервакыт сугышчыларның берсе миңа: «Сездән өй исе килә», - диде. Шундый җанлы очрашулар, ихлас аралашулар һәм яхшы, шатлыклы, уңай хис-кичерешләр моңсулыкка сәбәп бирми, - ди Николай Ельников.

Фото: Уфа хакимияте башлыгының рәсми аккаунтыннан.

Уфа районы хакимияте башлыгына СВО яугире: "Сездән өй исе килә"
Уфа районы хакимияте башлыгына СВО яугире: "Сездән өй исе килә"
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: