Барлык яңалыклар
Мобилизация
24 август , 15:43

Башкортстан Башлыгы Ишембай районыннан СВОда һәлак булганнарның гаиләләре белән очрашты

Бүген Ишембайда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә һәлак булган Айдар Хисмәтуллин, Юлай Шәрәфетдинов, Фидан Шәфыйков, Самат Насыйров, Руслан Байтимиров, Эдуард Тихонов, Вәкил Фәткуллин, Тәлгать Киньябузов әти-әниләре, гаиләләре белән очрашты.

Башкортстан Башлыгы Ишембай районыннан СВОда һәлак булганнарның гаиләләре белән очрашты
Башкортстан Башлыгы Ишембай районыннан СВОда һәлак булганнарның гаиләләре белән очрашты

Төбәк җитәкчесе һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренең кайгысын уртаклашты һәм аларга хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бүләкләнгән генерал Шайморатов орденын тапшырды.

— Якташларыбыз Ватан иминлеге өчен гомерләрен фида кылдылар. Аларның һәркайсы ахырга кадәр үз бурычын үтәде. Алар чын геройлар, һәм безнең уртак бурычыбыз — алар турында истәлекне саклау, — диде республика башлыгы Радий Хәбиров. — Сез чын ир-атлар, патриотлар, Ватанны саклаучыларны тәрбияләдегез. Улларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Без барыбыз да аларны истә тотарга, истәлекләрен мәңгеләштерергә, әти-әниләрен гаиләләрен һәм балаларын кайгыртырга тиеш.

Фото: Портал Главы РБ.

Башкортстан Башлыгы Ишембай районыннан СВОда һәлак булганнарның гаиләләре белән очрашты
Башкортстан Башлыгы Ишембай районыннан СВОда һәлак булганнарның гаиләләре белән очрашты
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: