Барлык яңалыклар
Мобилизация
18 август , 09:00

Игелекле Мәчетле төбәге: Бөтен көчне бергә туплап солдатларыбызга ярдәм итик!

Күптән түгел генә әңгәмәбез барышында Мәчетле районыннан һәвәскәр композитор, шагыйрә, җырчы, югары категорияле концертмейстер-баянчы. Шуңа өстәп, ул – «Зөбәрҗәт» халык фольклор төркеме, «Яшь йөрәкләр» гармунчылар ансамбле, «Нәүрүз» халык уен кораллары оркестры Зөлфирә Сәлимова белән махсус хәрби операциядәге ватандаш яугирләргә ярдәм итүләре хакында сөйләшеп алган идек. 

Игелекле Мәчетле төбәге: Бөтен көчне бергә туплап солдатларыбызга ярдәм итик!
Игелекле Мәчетле төбәге: Бөтен көчне бергә туплап солдатларыбызга ярдәм итик!

"Мин үземнең шушы 3 ансамблем белән районыбызның бик күп авылларына чыгып, хәйрия концертлары оештырабыз. Алар махсус хәрби операциядә булган якташларыбызга ярдәм күрсәтү максатын алга сөреп үткәрелә. Шулай ук Башкортстан Халыклары дуслыгы йорты аркылы гуманитар ярдәм тутырылган 28 посылка җибәрдек, аларны безгә авылларда яшәүче татар халкы җыярга ярдәмләште. Гадәттә, хәйрия концерты тамашаларына авыллардагы талантлар да гаять актив кушыла. Кайвакыт үзебез генә куябыз", - дип бәян итте Зөлфрә Гайсә кызы.

Әңгәмәдәшемнең теләге - күпләребезнеке белән тәңгәл киләдер мөгаен. Дөньяда иминлек булсын да, хәрби якташларыбыз исән-сау өйләренә, яраткан гаиләләренә кайтсын, дигән теләкләрдә кала ул.

"Өмет" сайты өчен Юлай Низаев әзерләде.

Игелекле Мәчетле төбәге: Бөтен көчне бергә туплап солдатларыбызга ярдәм итик!
Игелекле Мәчетле төбәге: Бөтен көчне бергә туплап солдатларыбызга ярдәм итик!
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: