Донецк һәм Луганск республикаларында, шулай ук Запорожск өлкәсендә Нуриманнан яу кырында булган егетләр янында булды ул. Беренче сәфәрендә аның машинасы сугышчан хәрәкәтләр линиясенә якын ук килеп җитте.
«Әлбәттә, куркыныч иде, ләкин безгә үз миссиябезне үтәү – нуриманлыларга яу кырында кирәк булган бөтен нәрсәне тапшыру мөһим иде. Гуманитар ярдәмне бушатканда ир-егетләр белән сөйләшүләр: безнең ир-атларның тормыш кыйммәтләрен яңадан уйлануларын чагылдырды. Алар безнең бабаларыбызның Бөек Ватан сугышы вакытында нәрсә белән очрашканын үзләрендә тоялар. Һәм хәзер безнең сугышчыларның төп бурычы -дошманны рус җиренә кертмәү» дип ассызыклады Вилдан Венер улы.
Фото: Вилдан Ситдыйковның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтыннан кулланылды.
"Өмет" өчен Юлай Низаев әзерләде.