Барлык яңалыклар
Мобилизация
20 июль , 09:30

Чын күңелдән ярдәм: Имин булсын туган җир

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Күгәрчен районы халкы да игелекле эшкә үз өлешен кертә.

Чын күңелдән ярдәм: Имин булсын туган җир
Чын күңелдән ярдәм: Имин булсын туган җир

Районда барлыгы 11 авыл хуҗалыгы җәмгыяте, 78 крестьян-фермер хуҗалыгы, 6 авыл хуҗалыгы кооперативы бар. Гуманитар ярдәм җыю эшендә аларның берсе дә матди ярдәм итүдән читтә калмаган.

Күп кенә җирлекләрдә активистлар һәм волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр һәм блиндаж, окоп шәмнәре ясыйлар. Шулай ук Күгәрчен хатын – кызлары йон оекбашлар, свитерлар, шарфлар белән җылыткан бәйли, гуманитар посылкаларда — өйдә киселгән токмач, чәк-чәк, баурсаклар әзерлиләр. Ә балалар хатлары — һичшиксез, яугирләргә көч һәм дәрт өсти.

СВО зонасына гуманитар олауларны күп тапкырлар озата барган район хакимияте башлыгы Морат Искужин райондашларына яу кырындагы ир-атлардан кайнар сәлам, әлеге сизелерлек ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткергән. Әле күптән түгел генә, июнь азагында, яугирләр өчен өчен чираттагы гумпомощь җибәрелгән.

Күгәрчен халкының бу изге эшләре — чын ватанпәрвәрлек үрнәге!

Чыганак: «Кугарчинские вести» сайты.

Чын күңелдән ярдәм: Имин булсын туган җир
Чын күңелдән ярдәм: Имин булсын туган җир
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: