Барлык яңалыклар
Мобилизация
13 июль , 14:59

Радий Хәбиров Учалы районының СВО каһарманнары гаиләләре белән очрашты

Махсус хәрби операциядә һәлак булучы ватандашларыбызның гаиләләре белән очрашулар дәвам итә. 

Радий Хәбиров Учалы районының СВО каһарманнары гаиләләре белән очрашты
Радий Хәбиров Учалы районының СВО каһарманнары гаиләләре белән очрашты

13 июльдә эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Учалы районыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган Рим Закиров, Артур Биргалин, Нәдип Ваһапов, Артур Юмагуьин, Арслан Киреев һәм Ринат Фәттахов гаиләләре белән очрашты.

Төбәк җитәкчесе һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, хатыннарына һәм балаларының кайгыларын уртаклашты һәм яугирләрнең хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклар өчен үлгәннән соң бүләкләнгән генерал Шәйморатов орденын тапшырды.

— Егетләр үз гомерләрен Ватан өчен фида кылдылар. Аларның һәрберсе намуслы, ватанпәрвәрлек үрнәге. Алар чын геройлар, һәм безнең уртак бурычыбыз – алар турында истәлекне саклау, — диде Радий Фәрит улы. — Сез чын ир-атларны, патриотларны, Ватанны саклаучыларны тәрбияләдегез. Улларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Безнең төп бурыч-аларны истә тоту, аларның истәлеген мәңгеләштерү, сезгә даими кайгыртучанлык күрсәтү.

Фото: Портал Главы РБ.

Радий Хәбиров Учалы районының СВО каһарманнары гаиләләре белән очрашты
Радий Хәбиров Учалы районының СВО каһарманнары гаиләләре белән очрашты
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: