Уфа шәһәренең 8 санлы хастаханәсе баш табибы Руслан Гәрәев ярты ел командировкадан соң махсус хәрби операция барган урыннан кайткан. Яшь табиб Черниковка бистәсендәге хастаханәне җитәкләүдән тыш, катлаулы операцияләрне башкарып чыгуда зур тәҗрибә туплаган хирург та.
Бу – аның дүртенче командировкасы. Руслан Гәрәев Донецкида, Кызыл Лиман һәм Красный Лучта хәрби-кыр госпиталендә хезмәт иткән. 2022 елның көзендә аны Миңнегали Шәйморатов исемендәге орден белән бүләкләгәннәр.
Яшь табиб Уфа шәһәрендәге медицина университетын 2011 елда тәмамлый, 2012 елда хирург булып эшли башлый. 2016 елдан йөрәк-кан камырлары хирургиясендә махсуслаша башлый.
2022 елның язында ул Уфа шәһәреннән бер төркем табиблар белән Донецкига юллана. Башта шартлаулар нәтиҗәсендә килгән солдатларның күплеген күреп хәйран кала, әмма соңрак өйрәнә. “Кайгырып, уйланып торырга вакыт юк, һәр минут, һәр секунд кеше гомерен сакларга ярдәм итә, бары тик үз эшебезне тиз эшләргә тырышабыз”, – ди ул.
Эльвира Әсәдуллина.