-7 °С
Болытлы
“Госуслуги”да махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен яңа функция барлыкка килгән.
“Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды Санлы үсеш министрлыгы белән берлектә “Госуслуги” порталында демобилизацияләнгәннәр һәм МХОда катнашучылар өчен яңа бүлек ачкан. Анда барлык льгота һәм түләүләр турында хәбәрләр бар. Фондның рәисе Анна Цивилева әйтүенчә, Русиядә бүгенге көндә МХОда катнашучылар өчен меңгә якын льгота эшли. “Госуслуги”да аларның барсы турында да язылган. Льготалар федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләргә бүленгән.