+21 °С
Болытлы
РФ Оборона министры Сергей Шойгу Башкортстандагы бер авылда яшәүчеләрнең барсын да “Ярдәм һәм миһербанлылык өчен” медале белән бүләкләү турындагы карарга кул куйган. Сүз Чишмә районының Түбән Хаҗәт авылы турында бара.
Авыл халкы махсус хәрби операция барган урынга беренче көннәрдән гуманитар посылкалар сала.
Авыл халкының хезмәтен Оборона министрлыгы югары бәяли: аларга дәүләт бүләген Кораллы Көчләрнең офицерлары барып тапшырган.