Махсус хәрби операциядә катнашучы “ЮРЭ” позывнойлы якташыбыз 9 майда Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы парадта катнашты.
Ул үз теләге белән Донбасска киткәнче район хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләгән. Әмма һәрвакыт үзен беренче чиратта запастагы кадр офицеры дип санаган. Махсус хәрби операциядә “ЮРЭ” Русия Герое М.Шәйморатов исемендәге ирекле башкорт батальонының элемтә взводы командиры булып хезмәт итә. Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң озак та үтми хәрби сафларга баскан ул. Шул вакыт эчендә бик күпне күргән. Әмма әле булса фронтта һәр көн яңа ачыш китерә, ди “ЮРЭ”.