Махсус хәрби операция
13 апрель 2024, 06:25

Дрон бүләк иткәннәр

БСТ телеканалының “Яңалыклар” хезмәте махсус хәрби операциягә дрон җибәргән. Пилотсыз очкыч әлеге вакытта СВО биләмәсендә хезмәт иткән хезмәттәшләре Рафик Әхмәтшинга озатылган.

БСТ телеканалының “Яңалыклар” хезмәте махсус хәрби операциягә дрон җибәргән. Пилотсыз очкыч әлеге вакытта СВО биләмәсендә хезмәт иткән хезмәттәшләре Рафик Әхмәтшинга озатылган.

–       Коллегабыз Рафик Әхмәтшин былтыр декабрь аенда махсус хәрби операциягә юлланды. Быел 23 февральдә Ватанны саклаучылар көне алдыннан Илдар Байбулатов Рафикка дрон алып җибәрергә тәкъдим итте. Әйткән сүз – аткан ук. “Яңалыклар” хезмәте, шунда ук акция оештырып, бу ниятне тормышка ашырып та куйды. Акция барышында 253 мең акча җыелды. Рафикка дронны ялга кайткан хезмәттәшләре аша җибәрдек. Дрон җиңүне якынайтырга ярдәм итсен! – дип язган БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, тележурналист Рәмзия Кәримова.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас