14 март көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров электрон сәнәгать өлкәсенә корылган “Радиоэлектронный технопарк РВ-1” төзелешенә старт бирде. Анда пилотсыз очучы аппаратлар (БПЛА) һәм аларны комплектлау өлешләре, басма электроника: сенсорлар, платалар, датчиклар җитештереләчәк.
Бу эшкә 1.2 млрд сум акча бүленә, аның 504 млн.сумы – федераль казнадан. Үзәк Уфада төзеләчәк. 2030 елга республика җитәкчелеге бу технопаркта 370 эш урыны булыр дип планлаштыра. Ә радиоэлектрон сәнәгатьнең тулаем чыгарылышы 3,6 млрд. сумнан артык булачак. “Бүген без республикабызда сәнәгать үсешенең яңа битен ачабыз. Сентябрь аенда монда бишәр мең квадрат метр зурлыктагы ике сәнәгать бинасы торырга тиеш”,– диде Радий Хәбиров.
Алсу ГӘРӘЕВА.