Башкортстан мотоукчылар полкының “Джамай” позывнойлы яугирен Русия Оборона министрлыгы “Миналарны зарарсызландырганы өчен” медале белән бүләкләгән. Бу турыда Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
Уразай авылында яшәгән яугир махсус хәрби операция барган территориядә үзен чын профессионал, кыю һәм батыр яугир итеп күрсәткән. Махсус хәрби операциягә ул контракт буенча киткән.
2023 елның октябрь аенда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров хәрби хезмәт үтүчеләргә өстәмә матди ярдәм күрсәтү турындагы карарга кул куйды. Мобилизация, призыв буенча фронтка эләгүчеләр, шулай ук 2023 елның 10 ноябреннән соң контракт төзеп китүчеләргә өстәмә 100 мең сум акча түләнә башлады.
Былтыр октябрь аеннан яугирләрнең минималь оклады 210 мең сум тәшкил итә. РФ Оборона министрлыгы контракт төзегәннән соң бер тапкыр 195 мең сум акча бирә. Уфа һәм Башкортстанның башка шәһәрләре аларга тагын 100 мең сум акча өстәмә түли. Шулай итеп, контракт төзегән очракта бер тапкыр түләнә торган акчаларның күләме 400 мең сум тирәсе тәшкил итә.