Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
9 февраль 2024, 10:40

Фронтка ярдәм

Уфа шәһәреннән Башкортстан яугирләре өчен махсус хәрби операция барган урынга 110нчы гуманитар конвой китте.

Уфа шәһәреннән Башкортстан яугирләре өчен махсус хәрби операция барган урынга 110нчы гуманитар конвой китте.

Юлга кузгалыр алдыннан колонна әгъзаларын бүләкләделәр, алар Русиянең яңа төбәкләренә беренче тапкыр гына бармый. Гуманитар ярдәмне оешмалар, җәмәгать берләшмәләре һәм республиканың тугыз районында яшәүчеләр җыйган. Йөк составында – тугыз автомобиль, 57 кубометр агач материаллары, өч мобиль мунча, 30 тонна эчәр су, йөк автомобильләрен ремонтлар өчен шиномонтаж җиһазлары, тепловизор, видеокамера, көнкүреш кирәк-яраклары һәм башка әйберләр. Гуманитар йөк 16 хәрби частька исәпләнгән.

“Егетләр өчен ярдәм даими оештырыла, ярдәмне җыючыларга аерым рәхмәт әйтәсе килә, – диде Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов. – Яугирләребезгә тизрәк Җиңү белән өйләренә кайтуларын телибез!”

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: