“Малой” позывнойлы сугышчы махсус хәрби операция бурычларын тормышка ашыруга зур өлеш кертә. Өйдә исә аны әти-әнисе, туганнары һәм якыннары көтә.
– Башта бик куркыныч иде, чөнки нәрсә эшләргә һәм кая барырга белмисең, – ди сугышчы. – Ләкин дусларым ярдәмендә мин җайлаштым. Дошманны тез чүктермичә туктамаячакбыз!
Сугышчы еш кына әти-әнисе турында уйлый, борчыла. Туганнары сүзләренчә, борчылырга сәбәп юк: хакимият аларга бар яклап ярдәм күрсәтеп тора.
“Малой”ның командирлары якташыбызның хәрби бурычларын лаеклы башкаруын билгели. Узган елда ул ике медаль белән бүләкләнгән: “Хәрби батырлык өчен” һәм “Хәрби берлекне ныгыткан өчен”.
– Әлбәттә, үземне герой дип санамыйм. Без үз бурычыбызны үтибез. Ә безнең бурычыбыз – Ватанны һәм якыннарыбызны яклау. Безне җиңү белән көтегез! – ди батыр якташыбыз.