Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
19 гыйнвар 2024, 14:30

Уфа эшкуарлары СВОга ярдәм итә

Кемнәрдер фронтның алгы сызыгында көрәшсә, без – эшкуарлар –  үзебезне аларга матди ярдәм итәргә бурычлыбыз дип саныйбыз. 

– Безнең СВО яугирләренә беренче тапкыр гына ярдәм итүебез түгел, –дип бәян итте аның ярдәмчесе Ильяс Бикмеев. – Дроннар, “Нива” автомобиле сатып алып җибәрдек. Бу юлы кышның салкын булуын исәпкә алып, егетләргә алтмыш градус суыкка кадәр җылыны тота ала торган аяк киемнәре, йөзләрен каплаучы балаклава һәм өс киемнәре сатып алырга булдык. Бу – безнең соңгы гуманитар ярдәм түгел, кулыбыздан килгәнчә киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез. Кемнәрдер фронтның алгы сызыгында көрәшсә, без – эшкуарлар –  үзебезне аларга матди ярдәм итәргә бурычлыбыз дип саныйбыз. 

2024 елда Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан һәм республика халкыннан җыелган 1 нче гуманитар ярдәм, ике мең чакрым юл үтеп, махсус хәрби операция барган урынга барып җитте.

Гомумән алганда, бу – 107 нче ярдәм. Республикада яшәүчеләрнең барсы да кулыннан килгән ярдәмне, үз өлешен кертергә тырыша. Авылларда меңәрләгән окоп шәмнәре ясала, җылы оекбашлар бәйләнә.

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: