Бүген, 14 октябрьдә, кыска вакытлы ялга кайткан бер төркем мобилизацияләнгәннәрне махсус хәрби операция зонасына озаттылар.
Хәрбиләр башкаланың “Уфа-Арена” мәйданы алдыннан озын юлга кузгалды. Аларны озатырга әти-әниләре, хатыннары, балалары, оныклары, дуслары килгән иде.
Республика хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, мобилизацияләнгәннәргә мөрәҗәгать итеп, төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Сез үз бурычыгызны намус белән үтисез, ә без, үз чиратыбызда, сезнең гаиләләрегез турында кайгыртачакбыз, диде ул.
Автобусларга утырыр алдыннан солдатларга якыннары белән хушлашу өчен 10 минут вакыт бирелде. “Исән-сау әйләнеп кайтыгыз”, “Җиңү безнең якта булачак”, “Без сине көтәбез”, “Үзеңне сакла”, “Без сине көтәбез” дигән сүзләр яңгырады.
Бер тәүлектән сугышчылар Донбасста булачак. Бик тиздән барысы да исән-имин туган якка әйләнеп кайтсыннар иде.