Бурятиядә 6 яшьлек малай су белән бензинны бутагач, йортта янгын чыккан. Янгын нәтиҗәсендә малайның 4 айлык сеңлесе һәлак булган.
“Балаларның әти-әниләре күршеләренә мунча керергә дип чыгып киткән, өч бала өйдә үзләре генә калган. Бермәл балаларга йорт эсселәнгән кебек тоелган, шуңа 6 яшьлек малай суыткыч өстеннән 5 литрлы шешәне алган да мич эченә сипкән”, – дип хәбәр итә РЕН ТВ.
Бала шешәдә су дип уйлаган, ә чынында ул мич эченә бензин сипкән. Шул арада коточкыч янгын чыга. 6 һәм 7 яшьлек малайлар, 4 айлык сеңелләрен калдырып, өйдән чыгып өйөгерәләр.
Сабый һәлак булган, аның гәүдәсен соңрак янгын сүндерүчеләр таба. Саксызлык буенча кеше үлеменә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: ren.tv