Барлык яңалыклар
Мобилизация
21 декабрь 2022, 11:40

Гөлнараның изге эшләре

Хәзерге заманда шәһәрдә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр күршесен белмичә яшәсә дә, яисә авылларда элеккечә капка төбенә чыгып, эскәмияләрдә җыелышып утырып сөйләшмәсә дә, халык бердәмлек рухын югалтмый. Нәкъ менә әлеге оешканлык, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм итә.

Гөлнараның изге эшләре
Гөлнараның изге эшләре


Бүген илдә барган вәзгыять менә шушы сыйфатларны тагы да бер тапкыр исбатларга мәҗбүр итте, чөнки Русиянең кайсы төбәгенә күз салсаң да, махсус хәрби операциягә юлланган ир-егетләргә ярдәм җыела. Безнең район да үз егетләрен авыр вакытта ташламый, әледән-әле гуманитар ярдәм җибәрелеп тора. Шунсы игътибарга лаек: Илештә туып-үсеп, бүген читтә яшәүче якташларыбызның да әлеге изге эшкә кушылуы икеләтә куанычлы. Шуларның берсе – Тыпый авылында туып-үскән, бүгенге көндә Балашиха шәһәрендә гомер итүче Гөлнара Казыйханова-Габдуллина. Якташыбыз Украинада барган хәлне зәңгәр экраннар аша карап, интернетта укып кына түгел, тормыш иптәше Самат, энекәше Фидүс сөйләве буенча яхшы белә. Алар икесе дә –Украинада хәрби хезмәттә. Самат (хәрби фельдшер) хәрби частьта эшләү сәбәпле, махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк озатылды. 6 айлык озайлы хезмәттән соң, гаиләсе янында ялда булып, күптән түгел янә юлланды.
Гөлнараның көнкүрешен, тормыш юлын, аның кичерешләрен, шатлыклы, моңсулы вакытларын инстаграмда –150 мең, теле-
грамда – 37 мең, ВКонтакте челтәрендә 64 меңнән артык Русиянең төрле төбәгендә, хәтта чит илдә яшәүче татар-башкорт язылучысы күзәтә.
Февраль аенда махсус операция башланганнан бирле якташыбыз үз чыганакларыннан хәрбиләргә посылкалар җибәреп торган. Мобилизация башлангач ул үз теләге белән волонтерлык эшен башлады. Махсус хәрби операциягә баручы егетләргә битараф карамаган һәр язылучысы акчалата ярдәм җибәрә. Тамчыдан күл җыела дип юкка әйтмиләр бит, 10 сум да, 100 сум да –бик зур файда. Беренче җыелган сумма мобилизацияләнгән солдатларга тәгаенләнсә, арытаба ике тапкыр ул Башкортстанның М.Шәйморатов батальонына зур суммада акчалата ярдәм җибәрде. Шәйморатовчылар җавапны озак көттермәде, әлеге акчаларның иң авыр вакытта зур ярдәм булуын раслап, видео аша рәхмәт сүзләре белән бәйләнешкә чыкты.
Азык-төлек һәм кирәк-яраклар гына түгел, бар язылучылары берләшеп, пилотсыз очу аппараты (дрон) алу өчен ярдәм җибәрде. Нәтиҗәдә 500 мең сумлык очкыч сатып алынып, солдатларга тапшырылды. Блогер якташыбыз кемнең күпме ярдәм җибәргәнен, нәрсә сатып алганын, чекларын, кыскасы, һәр адымын минуты-секундына кадәр фото, видеоязмалар белән дәлилләп, үз каналында күрсәтә бара. Шуңа да аның намуслылыгы өчен аудиториясе хөрмәт итә, ярата.
Ике кечкенә сабые булуга карамастан, барына да җитешә ул, кибетләргә йөгереп кирәк әйберләрен дә җыя, тартмаларга тутыра, тиешле урынга илтеп тапшыра һ.б.
“Мине карап баручы меңләгән аудитория каршында зур җаваплылык тотканымны аңлыйм, мин бит бу эшне кемдер кушуы буенча яки хезмәт хакы өчен башкармыйм. Бар күңелем белән, ихлас ярдәм итәм, бары тик файдасы булсын. Киләчәктә илебездә тынычлык урнашсын да, якыннарыбыз исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын – иң зур теләк шул бүгенге көндә”, –ди Гөлнара.

 

Лилия ЙОСЫПОВА.
Илеш районы.

Автор:Лейсан В Ильясова
Читайте нас: