Барлык яңалыклар
Мобилизация
28 октябрь 2022, 11:14

Башкортстаннан 80 пар никахларын теркәгән

Никах гариза тапшырган көнне үк теркәлә.

https://vk.com/ireksagitov
https://vk.com/ireksagitov

Башкортстаннан өлешчә мобилизациягә эләккән 80 кеше хәрби әзерлек урыннарында никахларын теркәгән. Бу хакта республиканың премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә бәян итә.

Аның әйтүенчә, замана авыр булуга карамастан, яңа гаиләләр барлыкка килә. Мобилизацияләнгәннәрнең һәм үз теләкләре белән махсус хәрби операциягә кушылучыларның никах мәсьәләсен хәл итү өчен республика власте Татарстан, шулай ук Пенза, Свердловск һәм Саратов өлкәләре ЗАГСлары белән бәйләнешләрне җайга салган.

“ЗАГС бүлекләрендә никахны теркәү өчен кирәкле документлар тикшерелгәч, консультацияләр үткәч, кәләшләр мобилизацияләнгәннәр яшәгән урынга килә. Аларга бу эштә муниципалитет хакимиятләре ярдәм итә. ЗАГС бүлеге хезмәткәләре гариза тапшырган көнне үк никахны терки”, – ди Ирек Сәгыйтов.

Бүгенге көнгә 80 пар рәсми рәвештә гаилә төзегән. “Әйдәгез, аларга озын, бәхетле гаилә тормышы телик”, – ди түрә.

 

Фотолар чыганагы: https://vk.com/ireksagitov

 

https://vk.com/ireksagitov
https://vk.com/ireksagitov
https://vk.com/ireksagitov
https://vk.com/ireksagitov
https://vk.com/ireksagitov
https://vk.com/ireksagitov
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: