Махсус хәрби операция
24 октябрь 2022, 08:36

«Профессионалитет» проектының Ачык ишекләр көне узды

Проектның максаты - республика өчен өстенлекле тармаклар буенча квалификацияле кадрлар әзерләү өчен шартлар тудыру.

«Профессионалитет» проектының Ачык ишекләр көне узды«Профессионалитет» проектының Ачык ишекләр көне узды
«Профессионалитет» проектының Ачык ишекләр көне узды

22 октябрьдә Башкортстанның 18 мәгариф-җитештерү үзәгендә «Мәгариф» милли проекты кысаларында оештырылган «Профессионалитет» федераль проектының бердәм Ачык ишекләр көне узды.

"Проектның максаты - республика өчен өстенлекле тармаклар буенча квалификацияле кадрлар әзерләү өчен шартлар тудыру. Бу - Башкортстан предприятиеләренә эшкә урнашуны гарантияли торган кадрлар әзерләүнең яңа моделе", - дип ассызыклады БР Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

"Профессионалитет" 2030 елга кадәр Русия Федерациясен социаль-икътисадый үстерү инициативаларының берсе булды. Масштаблы проектның төп инициативалары арасында-мәгариф-җитештерү үзәкләре (кластерлар) булдыру. Алар икътисадның реаль секторындагы колледжлар һәм оешмалар интеграциясен күрсәтәләр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас