Барлык яңалыклар
Мобилизация
30 сентябрь 2022, 11:04

Херсон һәм Запорожье Русияне импорт яшелчә-җимешләреннән арындыра ала

Белгеч фикере.

Херсон һәм Запорожье Русияне импорт яшелчә-җимешләреннән арындыра ала
Херсон һәм Запорожье Русияне импорт яшелчә-җимешләреннән арындыра ала

Белгеч фикере.

 

Сәясмән, ЮИМ (Югары икътисад мәктәбе) Фәнни-тикшеренү институты доценты Андрей Суздальцев белдерүенчә,  Херсон һәм Запорожье ярдәмендә Русия чит илләрдән 3 млрд. долларга яшелчә-җимеш сатып алудан арына ала. Сәясмән сүзләрен РИА Новости чыганагы китерә.

Бу төбәкләрнең кушылуы Русиягә авыл хуҗалыгын алга җибәрүдә зур импульс бирәчәк, ди белгеч.

Бу өлкәләр бик яхшы табигый шартлар булган зонада урнашкан.

 «Анда бөтреклеләр – арыш, солы, арпа, тары һәм помидор, кәбестә, суган, борыч кебек яшелчәләр, алма, персик, абрикос, чия кебек җимешләр үстерү традициясе бар», – диде Суздальцев.

Херсон белән Запорожье өлкәләре кушылуга Кырымны су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Белгеч Запорожьеда Европада иң зурлардан булган  атом электростанциясе булуын да искә төшерә.

Суздальцев белдерүенчә, бу төбәкләрне дөрес үстергәндә, алар тиз арада үзләрен-үзләре тәэмин итә башлаячак.

Русиягә кушылу буенча референдум Луганск, Донецк, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә 23-27 сентябрь көннәрендә үтте.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Русиягә кушылу өчен ЛХРда – 98,42 процент, Донецк халык республикасынңа  — 99,23 процент, Херсон өлкәсендә — 87,05 процент, Запорожье өлкәсендә 93,11 процент халык тавыш биргән.

 

Фото: pixabay.com/ discover24.ru

Херсон һәм Запорожье Русияне импорт яшелчә-җимешләреннән арындыра ала
Херсон һәм Запорожье Русияне импорт яшелчә-җимешләреннән арындыра ала
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: