Махсус хәрби операция
24 сентябрь 2022, 13:10

Өлешчә мобилизация үткәрү мәсьәләләре каралды


24 сентябрьдә Республика йортында Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров шәһәр һәм район башлыклары, Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә – өлешчә мобилизация оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре.

Исегезгә төшерәбез, аны илдә югары баш командующие, Русия Президенты Владимир Путин Указы белән игълан итте.
Киңәшмәдә шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар, хәрби комиссариатлар җитәкчеләре катнашты. Башкортстан Башлыгы алар алдында торган төп бурычларны билгеләде.
- Мобилизацияләнгән якташларыбызга карата төп принцибыбыз үзгәрешсез: "Шәйморатов варислары үзебезнекеләрне ташламый!" дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Шуңа күрә Башкортстан Башлыгы хакимиятенә һәм республиканың хәрби комиссариатына килеп туган мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итү өчен төбәк башлыгы киңәшчесе вазифасында минем вәкилләремне резервистлар әзерләү мәйданчыкларында билгеләү мәсьәләсен хәл итүне йөклим. Алар хәлне эчтән беләчәкләр һәм миңа урында нәрсә булганы турында даими хәбәр итеп торачаклар, - дигән Хәбиров. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас