Милли проектлар
24 Сентября , 20:52

12 млрд сумга техника яңартканнар

БР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан / Архив фотосы.БР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан / Архив фотосы.
Фото:БР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан / Архив фотосы.

2026 елның 8 аенда республика аграрийлары 11,9 млрд сумлык 1847 берәмлек техника һәм җайланмалар сатып алганнар. Бу узган елның гыйнвар-август дәрәҗәсеннән 3 млрд сумга артык, дип хәбәр иттеләр БР Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Авыл хуҗалыгын яңа Россия техникасы һәм җайланмалары белән тәэмин итү “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” милли проектының максаты булып тора, дип билгеләп үттеләр Башкортстанның аграр ведомствосында.

“Агымдагы елның 8 аенда төбәк хуҗалыклары төрле тарту классындагы 181 трактор, 180 ашлык җыю һәм 11 үзйөрешле азык җыю комбайны, 84 үзйөрешле сиптергеч, 307 берәмлектән артык туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары һәм кораллары, башка төр техника сатып алдылар”, – дип сөйләде Хөкүмәт вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Агымдагы сатып алуларны исәпкә алып, 2019 елдан башлап Башкортстанда 94 млрд сумнан артык суммага 22,6 мең берәмлектән артык техника һәм җиһаз сатып алынган. Бу агросәнәгать комплексының техник паркын сизелерлек яңартырга һәм аның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас