

Бүздәк районының Батырша-Кобау авылында төзекләндергәннән соң чишмәне ачу тантанасы булды. Эшләр Владимир Путин булдырган “Экологик иминлек” милли проекты һәм “БРның экологиясе һәм табигый ресурслары” республика программасы кысаларында башкарылды.
Чарада профильле ведомство вәкилләре, җирле хакимият хезмәткәрләре һәм проектны тормышка ашыруга актив өлеш керткән битараф булмаган авыл халкы катнашты.
Муниципалитетлар белән эшләр гаризалар нигезендә алып барыла. Әмма еш кына төзекләндерү инициаторы булып туган як табигатенең торышы белән борчылган гражданнар үзләре чыгыш ясый. Нәкъ менә власть һәм җәмгыятьнең үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә табигать чыганакларының чисталыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын саклап калып була.
2026 елда Башкортстанда барлыгы тугыз чишмәне төзекләндерү планлаштырыла. Исемлеккә Благовар, Балакатай, Бүздәк, Миякә, Тәтешле, Калтасы, Бәләбәй һәм Бөре районнарындагы чишмәләр кергән.
– Мондый мизгелләр бигрәк тә кадерле. Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән чишмәгә яңадан гаиләләр киләчәк. Янәшәдә булган һәм бу көнне оештырырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Авылларыбыздагы чишмәләр дә бетмәсен, туган җиребезне кайгырту теләге дә сүрелмәсен, – дип ассызыклады табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.
Чишмәләрне төзекләндерү эше республикада 2007 елдан бирле алып барыла. Бу вакыт эчендә 160 табигый чыганак тәртипкә китерелде. Бу саннар артында – әйләнә-тирә мохиткә сак караган һәм бу мәдәниятне киләчәк буыннарга тапшырган йөзләрчә кешенең хезмәте.
Чыганак: ecology.bashkortostan.ru