Милли проектлар
21 Сентября , 16:32

51 яңа тематик аллея барлыкка киләчәк

29 августта республикада экологик өмәләр башланды, алар 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ә шимбә көнне, 26 сентябрьдә, шәһәр һәм районнарда “Яшел Башкортстан” акциясе чараларының бердәм көне узачак. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова хәбәр итте.

“Яшел Башкортстан” акциясендә 44 меңнән артык кеше, шул исәптән 4 мең волонтер, шулай ук 1 007 берәмлек техника җәлеп ителеп, 2 723 махсуслаштырылган оешма катнашыр дип планлаштырыла.

Акция барышында 3395 зур агач һәм 57 мең башка үсентеләр утыртылачак, 51 яңа тематик аллея формалаштырылачак. Белгечләр шулай ук алдагы акцияләр кысаларында утыртылган 820 агачны һәм 7,2 мең куакны компенсацион яшелләндерәчәкләр.

Әйтик, Уфада 1,2 меңнән артык агач һәм 3,4 мең куак утыртылачак. Киров районында Бородинская урамында “Сиреневый” скверы барлыкка киләчәк, ә Совет районында – Революцион урамында аллея. Уфа районында Зубово авылында медицина госпитале территориясендә яшел үсентеләр утыртуны дәвам итәчәкләр. Зианчура районының Исәнгол авылында сугышчы-интернационалистлар аллеясы, Мәләвездә – Ленин урамында җәяүлеләр өчен яңа аллея, Стәрлетамак районында – Загородный авылында “Сәламәтлек аллеясы”, Куергазы районында “Сокол” физкультура-сәламәтләндерү комплексында бассейн ачылу уңаеннан “Спорт аллеясы” оештырылачак.

Министр муниципалитетларның торак пунктларның үзәк урамнарында аллеялар формалаштыруда системалы алым куллануларын билгеләп үтте. Бу эш “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” Федераль проекты белән туры китерелгән, аның кысаларында шул ук урамнарда җәяүлеләр зоналарын яктырту җайланмасы белән җиһазландыралар. 

Чыганак: glavarb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас