

Мәскәүдә көзге-кышкы чорга әзерлек, шулай ук энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларының тотрыклылыгын арттыру турында фикер алыштылар.
Төбәк үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы (штабы) утырышы барышында Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин торакны файдалануга тапшыру эшен көчәйтергә һәм артта калуларны булдырмаска кирәклегенә игътибар итте. Ул торак алу мөмкинлеге күрсәткеченә аерым игътибар бирергә кушты, дип хәбәр итәләр РФ Хөкүмәтендә.
Марат Хөснуллин билгеләп үтүенчә, бүгенге көндә илкүләм проектларның һәм федераль программаларның төп күрсәткечләрен үтәү буенча лидерлар арасында Чечен Республикасы, Вологда, Пенза, Саратов, Свердловск өлкәләре, шулай ук Башкортостан һәм Бурятия республикалары бар.
Чыганак: bashinform.ru