

Республика кардиоүзәгендә 40 яшьлек сугышчыга уңышлы операция ясаганнар. Май аенда ул каты яраланган һәм озак вакыт махсус ярдәмсез булганга күрә, инфекцион эндокардит кичергән, нәтиҗәдә солдатның трикуспидаль клапанына зыян килгән.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, гадәттә мондый очракларда клапанны протез белән алмаштыру таләп ителә, әмма яшь ир-ат өчен бу киләчәктә кабат операцияләр ясатырга кирәклеген аңлатыр иде. Пациентның йөрәген тулысынча торгызып, хируглар терәк боҗрасын кулланып катлаулы реконструктив пластика башкарганнар.
“Авыру терелеп чыкты. Эхокардиография нәтиҗәләре буенча, уңай динамика – йөрәк камералары үлчәмнәренең кимүе һәм реконструкцияләнгән клапанның тотрыклы эше күзәтелә. Ир-ат гадәти тормышка кайта инде”, – дип хәбәр итте министр Айрат Рәхмәтуллин.
Операцияне “Озайлы һәм актив гомер” милли проекты кысаларында ясаганнар.
Чыганак: bashinform.ru