Милли проектлар
25 Августа , 04:10

Бәләбәйдә диспансеризацияне төнлә үтәләр

belebey-mr.rubelebey-mr.ru
Фото:belebey-mr.ru

“Дәвамлы һәм актив тормыш” милли проекты кысаларында Бәләбәй районында “Төнге диспансеризация” акциясе уза. Ул халыкка уңайлы вакытта 20:00 сәгатьтән 00:00 сәгатькә кадәр Бәләбәй шәһәре һәм Приютово бистәсе поликлиникаларында медицина тикшерүе узарга мөмкинлек бирә.

Беренче нәтиҗәләр форматның кирәклеген күрсәтте инде: берничә көн эчендә 199 кеше диспансеризация үтте. Тикшерү барышында табиблар 33 авыруны ачыклаган. 13 пациент тикшерү нәтиҗәләре буенча икенче этапка – тирәнтен диагностика, дәвалау һәм индивидуаль тернәкләнү программаларын эшләү өчен җибәрелгән.

"Акциянең төп максаты – медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру, тәү чиратта өлкән яшьтәге гражданнар һәм хроник авырулы кешеләр өчен. Даими төнге диспансеризация патологияләрне иртә стадиядә ачыкларга һәм җитди катлаулануларны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк", – дип ассызыклады Бәләбәй үзәк район хастаханәсе баш табибы Рөстәм Ишмурзин. 

Чыганак: belebey-mr.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас