Милли проектлар
20 Августа , 09:02

Уфада математика мәктәбе төзелә

Октябрьдә республика математика лицей-интернатына укучылар кабул ителә башлый. 20 август-Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Республика математика лицей-интернаты (РМЛИ) төзелеше буенча күчмә киңәшмә үткәрде. «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында төзелә торган объект Менделеев урамында урнашкан. 

Уфада математика мәктәбе төзеләУфада математика мәктәбе төзелә
Уфада математика мәктәбе төзелә

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 360 укучыга исәпләнгән РМЛИ бөтен республикадан 6 нчы сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр сәләтле балаларны кабул итәчәк. Уку йорты математика, информатика һәм программалаштыру өлкәсендә булачак лидерларны әзерләячәк.

РМЛИ концепциясен эшләү буенча эшче төркем әгъзасы, математика укытучысы Ринат Курамшин хәбәр иткәнчә, уку йортына атаклы совет галиме, уйлап табучы һәм конструктор, ЭВМНны булдыручыларның берсе Бәшир Рамеев исеме биреләчәк.

Лицей-интернат флагманга әйләнсен өчен, көчле педагогик коллектив тупларга кирәк. Без аңа профильле фәннәр буенча безнең җыелма командалар тренерлары арасыннан 70 процент педагогны кертергә тәкъдим итәбез. Шулай ук мәктәп олимпиадаларына конкурсантлар әзерләгән республиканың һәм илнең иң яхшы укытучыларын эшкә чакырачакбыз, – диде Ринат Курамшин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балаларны учреждениегә «РМЛИга юл» махсус олимпиадасы нәтиҗәләре буенча сайлап алырга уйлыйлар, ул быел октябрьдән эшли башлаячак. Конкурсантлар шулай ук шәхси казанышлар портфолиосын, педагог-остазларның тәкъдимнәрен күрсәтергә, психологик тест узарга тиешләр.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас