Милли проектлар
6 Августа , 06:25

Башкортстанның урман материалларына чит илләрдә ихтыяҗ зур

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Башкортстан чит илләргә агач материаллары җибәрүне арттырды, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның БР буенча идарәсендә.

Башкортстанның урман сәнәгате комплексы предприятиеләре 2026 елның 7 аенда 35 мең куб метрга якын агач материаллары экспортлаган. Сүз дөньяның алты иленә – Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстанга төяп җибәрү турында бара.

Урман материаллары үрнәкләре Россельхознадзор карамагындагы Башкортстан сынау лабораториясендә барлык кирәкле тикшеренүләрне узды.

"Энтомологик экспертизалар нәтиҗәләре буенча эшкәртелгән агач үрнәкләренд һәм пиломатериалларда хәвефле карантин корткычлары табылмады. Яфраклы һәм ылыслы агач токымнарыннан агач материаллары импортлаучы илләр таләпләренә туры килә", – дип ассызыкладылар Россельхознадзорда.

Чагыштыру өчен. 2025 елның гыйнвар – июль айларында Башкортстан дөньяның 7 иленә 33 мең куб метрга якын агач материаллары экспортлаган.

Исегезгә төшерәбез, “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” милли максаты кысаларында “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты – 2030 елга чимал булмаган энергетика булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү. Милли проектлар Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас