Милли проектлар
4 Августа , 02:52

Зилаерга "Сәламәтлек поезды" килгән

Зилаерга "Сәламәтлек поезлы" килгәнЗилаерга "Сәламәтлек поезлы" килгән
Зилаерга "Сәламәтлек поезлы" килгән

 Зилаер районында «Озайлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында авыл халкына медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән «Сәламәтлек поезды» акциясе старт алды.

Мобиль дәвалау-диагностика комплексы Юлдыбай авылыннан эшли башлады. Барлыгы 74 пациент кабул ителгән, аларның 16сында авыру беренче тапкыр ачыкланган.

"Сәламәтлек поезды" составында күчмә ФАП, цифрлы маммограф һәм иң кирәкле белгечлекләр табиблары командасы эшли. Халык комплекслы тикшеренү уза, тар белгечләрдән консультация ала

- "Сәламәтлек поезды" мөһим социаль функцияне үти: ул кешеләрнең сәламәтлеген ныгыта.  Мондый проектлар медицина ярдәменең чыннан да халыкка якынаюын раслый, - дип билгеләп үтте Зилаер үзәк район хастаханәсе баш табибы Рөстәм Игбаев.

Чыганак: БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас