

Башкортстан азык-төлек җитенен экспорт белән тәэмин итү географиясен киңәйтә, дип хәбәр иттеләр БР Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Башкортстанда үстерелгән азык-төлек җитенен беренче мәртәбә Төркиягә куялар. Әбҗәлил районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре экспортка 22 тонна җитен орлыгы әзерләгән.
„Агросәнәгать комплексы продукциясен чит илләргә җибәрүне арттыру “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектының максаты булып тора", – дип билгеләп үттеләр Башкортстанның аграр ведомствосында.
Импортлаучы илнең фитосанитария хәвефсезлеге таләпләре нигезендә җитен партиясе үрнәкләре Россельхознадзор карамагындагы сынау лабораториясендә тикшерелде. Энтомологик, гербологик һәм микологик экспертизалар нәтиҗәләре буенча тикшерелгән үрнәкләрдә куркыныч карантин организмнар ачыкланмаган.
Башкорт азык-төлек җитене Төркиянең фитосанитар хәвефсезлек таләпләренә тулысынча туры килә.
Чыганак: bashinform.ru