Иглин дәваханәсе тиздән бик матур булачак

Анда әле ремонт эшләре бара.

«Озайлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында Иглин үзәк район хастаханәсендә халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән биналарны этаплап яңарту дәвам итә.


Хатын-кызлар консультациясе коридорында ремонт эшләре төгәлләнгән. Яңартылган зал пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләре өчен дә уңайлырак һәм заманча булган.


Хәзерге вакытта ремонт эшләре стоматология бүлеге коридорында дәвам итә. Яңартуның чираттагы этабы хатын-кызлар консультациясе һәм стоматология кабинетларын төзекләндерү булачак. Эшләрне планлы рәвештә башкару пациентларга уңайсызлыкларны киметергә һәм өзлексез медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Чыганак: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас