Яңа кадрлар үзәкләре ачылды

БР Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсенең туры трансляциясеннән скриншот.БР Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсенең туры трансляциясеннән скриншот.
Фото:БР Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсенең туры трансляциясеннән скриншот.

Республиканың Авыргазы һәм Иглин районнарында рәсми рәвештә “Работа России” модульле кадрлар үзәкләре ачылды. Видеоконференция режимындагы тантана Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсе вакытында узды.

"Без мәшгульлек үзәге хезмәткәрләрен сәламлибез һәм сезгә уңышлар телибез! Без мондый үзәкләргә кешеләрнең киләсе килеп торганын күрәбез. Бик җылы һәм профессиональ каршы алалар. Шуңа күрә сезнең үзәккә уңышлар!" –  дип теләде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Башкортстан халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтен комплекслы модернизацияләү проектының икенче дулкынында катнашты. Бу үзәкләрне эшләтеп җибәрү белән төбәктә “Работа России” модульле кадрлар үзәкләренең  саны 57гә җитте.

Яңарту “Кадрлар” милли проекты кысаларында мәшгульлек хезмәтенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә төп чараларның берсе булып тора. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас