Милли проект буенча 74 млн сумнан артык суммага 16 объект төзекләндерелгән

bakaly.bashkortostan.rubakaly.bashkortostan.ru
Фото:bakaly.bashkortostan.ru  

Бакалы районында уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча масштаблы эш дәвам итә. 2018 елдан башлап “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында муниципалитетта 74,27 млн сумлык 16 объект төзекләндерелгән.

Программа гамәлдә булган чорда районда җәмәгать киңлекләрен шактый үзгәртүгә ирешелде. Төзекләндерелгән объектлар исемлегенә төрле урамнарда төп социаль учреждениеләр арасында хәвефсез һәм уңайлы элемтәне тәэмин итүче 10 тротуар, шулай ук Ленин исемендәге сквер һәм автостоянка кергән.

Дүрт ел дәвамында гамәлгә ашырылган иң масштаблы проект хәрби дан паркын төзекләндерү булды. Бүген бу Бакалы районының үзәк иҗтимагый киңлеге – муниципалитет халкы һәм кунаклары өчен чын җәлеп итү ноктасы. Биредә төп массакүләм чаралар үткәрелә, ә балалар һәм өлкәннәрнең актив ялы өчен спорт тренажерлары, балалар мәйданчыгы куелган, җәяүлеләр, велосипедта һәм роликларда йөрүчеләр өчен өчен уңайлы юллар салынган.

Җәяүлеләр өчен имин инфраструктура булдыру буенча эш агымдагы елда да дәвам итәчәк. Зотов урамында урау юл белән чикләнгән җәяүлеләр зонасы төзекләндереләчәк. Яңа тротуарның гомум озынлыгы 560 метр тәшкил итәчәк.

2027 елга район халкының ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча шулай ук төзекләндерү өчен ике объект сайланды –  озынлыгы 1000 метрдан артык булган тротуарлар төзекләндереләчәк. 2026 елда программага Иске Корыч авылы да кушылды. Быел биредә балалар өчен уен мәйданчыгы төзекләндереләчәк, ә алдагы елларда авылда иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.

"Федераль программа безгә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерергә, торак пунктларны уңайлырак һәм хәвефсезрәк итәргә, ә иң мөһиме – муниципалитетка федераль бюджеттан шактый финанс чыганакларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Безнең халык әлеге проектны бик яратып кабул итте һәм ел саен тавыш бирүдә актив катнашалар. Бигрәк тә халыкның үз катнашуы кадерле: кеше объектны үзе сайлаганда, аның нәтиҗә сакланышы өчен җаваплылыгы да арта бара”, – дип билгеләп үтте Бакалы районы хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Илнур Галәмов. 

Чыганак: bakaly.bashkortostan.ru

 

bakaly.bashkortostan.ru
Фото:bakaly.bashkortostan.ru  
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас